+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 октябрь 2022, 05:40

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “туры элемтә” 27 октябрьдә була

Башкортстан Республикасы Башлыгының төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары күрсәтәчәк, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә дә карап булачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры линия” 27 октябрьдә булаБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры линия” 27 октябрьдә була
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры линия” 27 октябрьдә була


Төбәк халкы республика җитәкчесенә ике ысул белән сорау бирә ала. Беренчесе - Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә (vk.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov) тамга белән комментарийларда сорау калдырырга.

Икенче ысул - видеосорауны сайтта: https://glavarb.ru/rus йөкләргә.

Сайтта «Госуслуги. Решаем вместе» виджетын табарга кирәк. "Проблема турында хәбәр итү" пунктын сайларга һәм барлык инструкцияләрне үтәп, үз видеоңны йөкләргә. Шунысы мөһим: кулланучы Дәүләт хезмәтләрендә авторизацияләнгән булырга тиеш. Иң актуаль сорауларга Радий Хәбиров турыдан-туры линия кысаларында шәхсән үзе җавап бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”не 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә БСТ, Башкортостан-24, «Вся Уфа», «Сәлам», UTV һәм «Юлдаш» телерадиоканалларының туры эфирында карагыз.

Туры линиягә видеосорауны ничек дөрес җибәрү турында тулырак мәгълүматны бу видеоинструкциядә белергә мөмкин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас