Русиядә 9,5 мең мобилизацияләнгән күпбалалы әтиләрне өйләренә кайтарганнар икән.
Мондый статистиканы Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин игълан итте.
– Күпбалалы әтиләр (өч һәм аннан да күбрәк бала белән) өлешчә мобилизациядән азат ителә, – дип язган ул социаль челтәрләрдәге битендә. - Икедән күбрәк баласы булган ир-атларны чакыру турында күп мөрәҗәгатьләр килә. Бу мәсьәлә буенча Русия Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән фикер алыштык. Җавап ачык: өч яки аннан да күбрәк баланың әтиләре мобилизациядән азат ителергә тиеш.
Шул ук вакытта искә төшерик, Володинның бу мөрәҗәгатенә кадәр берничә сәгать элек Дәүләт думасында өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган әтиләргә отсрочка турындагы төзәтмәләрне хупламаганнар. Бу утырышны трансляцияләүне ябык иттеләр. "Бердәм Русия" тавыш бирүдән баш тарткан, чөнки закон кворум җыймаган, дип хәбәр итте "Яңа кешеләр" партиясеннән депутат Сардана Авксентьева.
Дәүләт думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов канунны кабул итмәүне бу уңайдан Генштаб приказы булу белән аңлатты, янәсе, приказ булу җиткән. Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятендә өч бала әтиләрен СВОга җибәрүгә зарланган халыкка әле берничә көн элек, "Генштаб приказы турында ишеттек, тик рәсми порталларда язмалар юк, шулай булгач, "без аларны көтәргә тәкъдим итәбез", - дип җавап биргәннәр.
Фото: prokazan.ru