

Башкортстан Республикасы Башлыгының төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары тәэмин итәчәк, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә дә карап булачак.
Радий Хәбиров туры эфирда республика халкын борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк.
Төбәк Башлыгына сорауларны ике ысул белән юлларга мөмкин:
Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битендәге комментарийларда сорау калдырырга:
vk.com/radiyhabirov
ok.ru/radiyhabirov
Сорауларны телефон камерасына видео яздырып, Башкортстан Башлыгы сайтында махсус форма аша җибәрергә мөмкин:
glavarb.ru
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”не 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә БСТ, Башкортостан-24, "Вся Уфа", "Сәлам", UTV һәм "Юлдаш" телерадиоканалларының туры эфирында карагыз һәм тыңлагыз.