“Башстат” кулланучылар кәрзиненең төп азык-төлеккә бәяләр динамикасы буенча 18 октябрьгә мәгълүматлар бастырды. Әлегә хәл аз үзгәргән. Узган атнада бераз кыйммәтләнгән әйберләр агымдагы атнада арзанрак булырга мөмкин, һәм киресенчә.
Мәсәлән, бер атна элек 1 килограмм кәбестәнең уртача хакы, ике атна элек булганга караганда, 0,7 процентка арзанрак иде. Ә бу атна башында кинәт 6 процентка артты. Ә акчалата алганда — 1 сумга (бер кило кәбестәнең уртача бәясе — 20 сум тирәсе).
Помидор бәясе узган атнада 15 процентка “сикергән” булса, хәзер тагын 4 процентка, яки 2,2 сумга артты. Нәтиҗәдә, бер килограмм помидорның уртача бәясе — 86 сум. Кыяр да бераз кыйммәтләнә, чөнки “сезон түгел": узган атнаның +3,4 процентына тагын 2,8 процент өстәлә, нәтиҗәдә, аның килограммы 76,4 сум тирәсе. Бәрәңге бәяләре бер атнадан соң күтәрелә башлады: 7 тиенгә артты (килосы — 26,27 сум). Кишер исә 29 тиенгә артты (килосы — 26,1 сум).
Шоколад-кәнфитләрнең хакы икенче атна инде арзаная, хәзер 11 сумга төште, нәтиҗәдә, килосын 375 сумга алып була. Балалар ризыгына да хаклар төшүе күзәтелә.
Сыер ите — 3 сумга (килосы —487 сум), дуңгыз ите 2,3 сумга ( килосы — 288 сум) күтәрелде. Тавык итенә бәяләр 1 сумга (килосы — 165 сум) артты.
“Кара” һәм “соры” икмәккә бәя 15 тиенгә күтәрелде, ә ак икмәк һәм булкалар хакы 19 тиенгә арзанайды.
Фото: tut-magaz.ru