

Уфаның ВДНХ күргәзмәләр залында еш кына күп чаралар үтә. Гадәттә, ул төрле тавышлар кушылганнан гөрләп тора. Ә бүген, кеше күп булуга карамастан, зур зал тын иде. Тавыш чыгармаган кешеләрнең елмаюларыннан, төрле мимикаларыннан, кул хәрәкәтләреннән гаҗәеп бер мохит хөкем сөрә иде монда. Бүген биредә гади чара түгел шул — ишетү сәләтендә тайпылыш булган яшьләрнең Милли чемпионаты үтә.
Яшьләр төрле өлкәдә сәләтләрен күрсәтте. Берәүләр макияж ясады, икенчеләр массаж буенча осталыкларын исбат итте, өченчеләр күз явын алырлык ювелир бизәнгеч эшләде. Сәләтле яшьләрнең теккән киемнәренә, кул эшләренә, сурәтләренә һәм төрле осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде.
Ә менә Белореттан килгән Айдар Калимбәков — теш технигы. Ул бу өлкәдәге үзе кебек яшьләр белән табиб кушуы буенча тешләр өчен җиһаз эшләүдә көч сынашты. Айдар бирегә берүзе килмәгән, аның өчен “Улым!” дип өзелеп торучы бер татар апасы белән сөйләшеп алдым. Баксаң, Рәсимә апа Айдарның әбисе (хатынының әнисе) икән.
— Киявем Айдар мондый чемпионатта беренче тапкыр катнаша. Бик дулкынлана. Кызым Дилара да килде. Алар быел икенче июльдә генә өйләнеште, бер-берсе өчен өзелеп торалар, — ди Рәсимә ханым. — Алар икесе дә бөтенләй ишетми. Бер-берсен бер караштан аңлап, бер-берсен табышкан яшьләр өчен шатмын.
Рәсимә апа сөйләвенчә, аның кызы Дилара биш айлык чагында каты чирләгән, антибиотиклар белән дәваларга туры килгән, шуннан соң ишетү сәләтендә тайпылыш барлыкка килгән. Ә Айдар тумыштан ук ишетми. Әнисенең аягына йөкле чагында сызлавык чыккан, наркоз белән операция ясарга туры килгән. Табиблар Айдардагы тайпылышны шуннан күргән.
Әйе, биредә һәр катнашучының үз тарихы, үз сере, үз сызлануы бардыр. Ни дисәң дә, сәламәтлегеңдә тайпылыш булу — шатлык түгел. Ләкин бу сәләтле яшьләргә карап, аларның никадәр сәләтле, көчле рухлы икәненә ышанмый мөмкин түгел.
Яшьләрнең эшләре белән танышырга, алар белән аралашырга республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов килделәр. Соңгысы “Кызыл таң” өчен чемпионат турында фикерләре белән бүлеште.
“Бу - мондый икенче чемпионат. Бик җаваплы чара. Ул безнең яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк. Мондый чаралардан соң кешеләр, безнең кебекләрнең мөмкинлекләрен күреп, безне башка төрле кабул итә башлый. Безне җәмгыятьнең “чүбе” буларак кабул итүчеләр дә фикерләрен үзгәртә. Җиңүчеләргә дә, катнашучы һәркемгә игътибар булачак. Бүләкләр тапшырылачак, эш урыннары булачак. Гомумән, катнашучыларның һәркайсы белән индивидуаль мөнәсәбәт кулланып эшлибез”, - диде ул.
Кунаклар яшьләр белән аралашты, аларга уңышлар теләде. Чемпионат иртәгә дә дәвам итә.
Фото: Ләйсән Якупова