

Көн тәртибендә - энергетика, транспорт объектларында, шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә хәвефсезлек таләпләрен арттыру.
Чарада катнашучылар предприятиеләр һәм оешмалар белән оператив хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
- Инфраструктура объектларының тотрыклы эшләве республикабыз өчен стратегик әһәмияткә ия. Әлеге объектларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен барлык хезмәтләрнең гамәлләрен дөрес координацияләү һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең үткән утырышларында без кабул иткән карарларны җаваплы үтәү кирәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru