+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 октябрь 2022, 10:35

Яшьләрнең сәләтләре чиксез!

Кичә, бүген һәм иртәгә Уфада ишетү сәләтендә тайпылыш булган яшьләрнең һөнәри осталык чемпионаты үтә. Ул төрле компетенцияләрне үз эченә ала.  

Яшьләрнең сәләтләре чиксез!Яшьләрнең сәләтләре чиксез!
Яшьләрнең сәләтләре чиксез!

Мәсәлән, "Адаптив физик культура” компетенциясендә катнашучыларга конкурс биремнәрен үтәгәндә заманча технологияләрне кулланып, шәхси күнегүләр фрагментын эшләргә һәм үткәрергә кирәк. Бу — физик үсеш диагностикасын үткәрү, фитнес беләзек мәгълүматларын анализлау, шәхси күнекмә бурычларын кую, аның планын эшләү.

«Веб-дизайн» компетенциясе буенча конкурсантларга компания турында потенциаль клиентларга мәгълүмат бирүче һәм аларның хезмәтләрен күрсәтүче кечкенә сайт булдырырга кирәк. Төп максат – потенциаль клиент тарафыннан заказ бирү.

«Визаж һәм стилистика» компетенциясе буенча чемпионатта катнашучылар ким дигәндә 3 төс (күләгә) һәм декор (керфек, таш, ялтыравык) кулланып, кичке макияж башкара.

Чара яшьләргә тагын бик күп өлкәләрдә сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Фото: Ләйсән Якупова

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас