

Хәзер закон буенча:
- Эшкуарлар бизнес белән идарә итүне ышанычлы кешеләре аша саклап кала ала. Эшне тапшыруга һәм ышаныч кәгазьләрен рәсмиләштерүгә биш эш көне бирелә: https://vk.cc/chKCOJ
- Бизнесын үстерүгә кредит алган эшкуарлар кредит каникулына хокуклы. Кредит килешеүе мобилизация көненә кадәр төзелгән булырга тиеш: https://vk.cc/chKCQA
Кредит каникуллары (ташламалы чор) сорап, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне оештыручы үзе дә, ышаныч кәгазе буенча эшләүче кеше дә мөрәжәгать итә ала. Кредит каникуллары мөрәжәгать иткән яки заемчы билгеләгән көннән башлана, ләкин 2022 елның 21 сентябреннән дә иртәрәк түгел. Каникуллар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне оештыручыны мобилизацияләгәнгә кадәр бирелгән теләсә нинди кредитлар һәм заемнар буенча бирелә. Мобилизация тамамланганнан соң кредит каникуллары 90 көнгә озайтыла.
Ташламалы чор вакытында процентлар килешүдә билгеләнгән ставка буенча исәпләнә. Каникул чоры тамамланганнан соң, исәпләнгән, әмма түләнмәгән процентлар төп бурыч суммасына кертелә, ә кредит яки заем вакыты түләү күләме элеккечә калырлык итеп озайтыла.
Чыганак: Русия банкы бүлекчәсе - Башкортстан Республикасы буенча Милли банк https://www.cbr.ru/rb
Русия банкының кайнар линиясе:
- кесә телефоннардан бушлай шалтырату өчен: 300
- Русия төбәкләреннән бушлай шалтырату өчен: 8 800 300-30-00
- кесә элемтә операторларының тарифларына ярашлы: 7 499 300-30-00
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан