+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 октябрь 2022, 15:35

“Саңгыраулар дөньясы” исткиткеч мөмкинлекләрен күрсәтте!

Бүген Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында ишетү сәләтендә тайпылыш булган 18-35 яшьлекләр өчен һөнәри осталык буенча “DeafSkills” II илкүләм чемпионатын ябу тантанасы узды.

“Саңгыраулар дөньясы” исткиткеч мөмкинлекләрен күрсәтте!“Саңгыраулар дөньясы” исткиткеч мөмкинлекләрен күрсәтте!
“Саңгыраулар дөньясы” исткиткеч мөмкинлекләрен күрсәтте!

Сәләтле яшьләр өч көн дәвамында республикабыз башкаласында һөнәри осталыкларын күрсәтте. Русиянең 45 төбәгеннән җыелган 350 катнашучы 34 компетенция буенча көч сынашты: веб-дизайн, робототехника, сәнгать осталыгы, кирпеч салу, маляр, столяр эшләре, плитка белән бизәү, электромонтажлау, эретү техникасы, ювелирлык һәм башка номинацияләр.
Бүген яшьләр дулкынлану белән нәтиҗәләрнең игълан ителүен көтте. Әйтергә кирәк, бирегә җыелган яшьләрнең күбесе бөтенләй ишетми. Шуңа безгә алар белән аралашу авыррак. Ә менә кайберсендә ишетү сәләте бераз бар. Мәсәлән, Новосибирсктан килгән Виктория Зайленко. 20 яшьлек кыз “Адаптив физкультура” компетенциясендә осталыгын күрсәткән. Ул туган шәһәрендә Социаль технологияләр институтында 4 курста белем ала, якын киләчәктә массажист һөнәре буенча эшли башларга хыяллана.
— Уфа бик ошады, матур шәһәр. Безне яхшы кабул иттеләр, халык бик кунакчыл, рәхмәт! — ди Виктория. — Биредә күп яңа дуслар таптым, тәҗрибә уртаклаштым. Чемпионат ошады.
Викториягә уңыш елмайды — ул үз номинациясендә беренче урын яулады. Аның белән бергә башкалабызга килгән Екатерина Решетова һәм Анна Кротова яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Сәләтле яшьләрне мәртәбәле кунаклар тәбрикләде, бүләкләлр тапшырды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова катнашучыларны ихлас котлап, тагын да зуррак уңышларының алда булуын теләде.
Бөтенрусия Саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов залга җыелган үзенчәлекле яшьләргә алар гына белгән телдә дә, без аңлаганча да мөрәҗәгать итте.
—Без могҗизага ирештек. Без — саңгыраулар иле — үз мөмкинлекләребезне күрсәтә алдык. Җәмгыятькә һәм бөек Русиягә кирәкле кешеләр була алуыбызны исбат иттек. Һәркайсыгыз тормышта үз урынын, үз эшен тапсын. Чемпионатны оештыруга көч салган һәммәсенә, Башкортстан халкына, җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, — диде ул.
Чемпионатта катнашучыларны шулай ук Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина, дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Харрасов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.
Һәр төбәктән килгән сәләтле яшь кеше чарадан онытылмас тәэссоратлар, бүләкләр алып, яңа дуслар табып, күп нәрсәгә өйрәнеп, канатланып, үз-үзүенә ышанычы артып таралышты. Башкортстаннан 21 катнашучы 14компетенциядә катнашты, ике алтын, биш көмеш, өч бронза бүләккә ия булды. Командалар буенча беренче урынга - Мәскәү яшьләре чыкты, икенче урынны Башкортстан белән Татарстан бүлеште, өченче урын Төмән өлкәсе командасына бирелде.
Бүләкләү тантанасы матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фото: Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас