

Дәүләт ягыннан мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә бик күп ярдәм чаралары күрсәтелә. Шулай ук урындагы бүлекчәләр, оешмалар, яшьләр һәм битараф булмаган кешеләр тырыша, берләшә һәм бер-берсенә ярдәм итә.
Нинди ярдәм чаралары ул?
"Бердәм Русия" партиясе һәм аның урыннардагы бүлекчәләре базасындагы М. М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы тарафыннан халыкка ярдәм чаралары күрсәтелә.
Колл-үзәк телефоны: 8-800-201-89-03.
Штаб көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Коммерция карамагында булмаган “МногодетОК” автоном оешмасы кысаларында "Әниләрдән әниләргә" проекты старт алды. Проект мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итәргә әзер булган кешеләрне берләштерә. Арт-терапия, нейрографика, һәм мастер-класслар оештырыла. Мохтаҗ әниләр белән психологлар эшли.
Проект турында тулырак мәгълүмат:
https://vk.com/wall-199285169_726
Студентлар отрядлары республиканың Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетында гамәлгә ашырыла торган "Без бергә" штабы эшенә теркәлгән. Биредә шулай ук ярдәмнең барлык төрләре, шул исәптән көнкүрештән юридик һәм психологик ярдәм турында сүз бара. Проектның төп юнәлеше - гаиләләргә максатлы ярдәм күрсәтү.
Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты төркеме: https://vk.com/molodez102
"Ярзам" - яшьләргә төрле мәсьәләләр буенча, шул исәптән мобилизацияләү буенча консультацияләр бирә торган "Күпфункцияле ярдәм үзәге" проектының төркеме: https://vk.com/mcpm_yarzam
Пушкин һәм Карл Маркс урамнары киселешендәге "Йәшлек Хаус" яшьләр йорты кысаларында оештырылган "Игроняни" вәкилләре балалар белән вакыт уздырырга һәм уйнарга әзер.
Проектның төркеме: https://vk.com/igronani
"Шәйморатов токымнары" студентлар отряды оештырылды. Оешма шулай ук максатлы ярдәм күрсәтә.
Проектның төркеме: https://vk.com/bashro_rso
Исегездә тотыгыз - сез ялгыз түгел! Без - бергә!