Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы ир-егетләрне гаиләләре янына кайтарырга кушты.
- Әйдәгез, 16 яшькә кадәр өч баласы булган егетләрне хәрби урыннардан өйләренә кайтарыйк. Миңа саннар бирелде, бу - ике йөздән артык кеше. Минемчә, бу гадел булыр, - диде Башкортстан Башлыгы.
Шуның белән бергә Радий Хәбиров район башлыкларына хәрби комиссариатлар белән берлектә якын көннәрдә өйләренә кайткан хәрби хезмәткәрләр урынына чакырылачак кешеләрнең исемлекләрен әзерләргә кушты.
- Безгә мобилизация планын үтәү өчен бу кешеләрне башкалар белән алыштырырга кирәк. Без республикада булган мобилизация резервының бик кечкенә процентын чакырабыз. Шуңа күрә эшләгез, - диде ул.
Фото: "Башинформ" агентлыгы