+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 октябрь 2022, 16:45

"Паралимпияче спортчыларыбыз - чын каһарманнар!"

24 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә үткәрде, чарада төбәктә Паралимпия спорты үсеше турында фикер алыштылар.

"Паралимпияче спортчыларыбыз - чын каһарманнар!""Паралимпияче спортчыларыбыз - чын каһарманнар!"
"Паралимпияче спортчыларыбыз - чын каһарманнар!"

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 64 спорт мәктәбе базасында 573 адаптив бүлекчә эшли. Аларда терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән, шулай ук күрү, ишетү һәм сәламәтлеге буенча башка чикләүләре булган 37,2 мең кеше шөгыльләнә.

Министр сүзләренчә, Русия Спорт министрлыгы һәм федераль Паралимпия комитеты Башкортстанны Паралимпия хәрәкәтен үстерү буенча алдынгы төбәк дип таныйлар. 1983 елдан алып республикабызның 66 спортчысы Паралимпия уеннарында катнашты, шул исәптән 32се җиңүче һәм призер булды. Гомумән алганда 127 медаль яуланды.

2022 елда төбәктә Башкортстанның Адаптив спорт үзәге ачылды. Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, 2022 ел ахырына кадәр Уфаның "Нефтяник" спорт комплексы үзәккә тапшырылачак. Ә киләсе елдан Уфа, Бәләбәй, Октябрьский, Стәрлетамак, Агыйдел һәм Мәләвездә үзәкнең зона бүлекчәләре эшли башлаячак.

- Безнең паралимпияче спортчыларыбыз - каһарманнар. Алар белән очрашканда һәрвакыт моңа инанам. Алар үзләрендә көч таба һәм чемпион була, - дип йомгаклады сүзне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас