

Премьер-министр ел саен юлларны карап тотуга, ремонтлауга, төзүгә һәм реконструкцияләүгә шактый акчалар бүленүен билгеләп үтте.
- Республиканың Юл фонды узган елда 29 миллиард сум тәшкил итте. Бу акчалар тулысынча үзләштерелгән. Быел Юл фондының гомум күләме Башкортстанда рекордлы - 35 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, ул 20 процентка диярлек арткан. Сезон тәмамлана, шуңа күрә башкару өлешендә эшне көчәйтергә кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларына карата дәүләт заказчылары - "Юл хуҗалыгы идарәсе" һәм "Транспорт дирекциясе" компанияләре. Бу хакта Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков хәбәр итте.
Фото: pravitelstvorb.ru