+21 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
25 Октября 2022, 06:10
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “туры элемтә” 27 октябрьдә була
Башкортстан Республикасы Башлыгының төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары тәэмин итәчәк, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә дә карап булачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “туры элемтә” 27 октябрьдә була
Төбәк халкы республика җитәкчесенә ике ысул белән сорау бирә ала. Беренчесе - Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә (vk.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov) тамга белән комментарийларда сорау калдырырга.
Икенче ысул - видеосорауны сайтта
https://glavarb.ru/rus
урнаштырырга.
Сайтта «Госуслуги. Решаем вместе» виджетын табарга кирәк. "Проблема турында хәбәр итү" пунктын сайларга һәм, барлык инструкцияләрне үтәп, үз видеоңны урнаштырырга. Шунысы мөһим: кулланучы "Дәүләт хезмәтләре"ндә авторизацияләнгән булырга тиеш. Иң актуаль сорауларга Радий Хәбиров туры линия кысаларында шәхсән үзе җавап бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”не 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә БСТ, Башкортостан-24, «Вся Уфа», «Сәлам», UTV һәм «Юлдаш» телерадиоканалларының туры эфирында карагыз.
Туры линиягә видеосорауны ничек дөрес җибәрү турында тулырак мәгълүматны бу видеоинструкциядә белергә мөмкин.
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"