+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 октябрь 2022, 06:30

«Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» яңа программасына 450 миллион сум бүленәчәк

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды, анда "Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасын раслау һәм Хөкүмәтнең кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында карар проектын карадылар.

«Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» яңа программасына 450 миллион сум бүленәчәк«Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» яңа программасына 450 миллион сум бүленәчәк
«Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» яңа программасына 450 миллион сум бүленәчәк
- Бүген республикада 160тан артык милләт вәкилләре яши. Без һәр халыкның уникальлеген саклау һәм арттыру буенча зур эш алып барабыз. Быел «Башкортстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү төгәлләнеп килә. Без яңа дәүләт программасы проектын карарга планлаштырабыз. Аны гамәлгә ашыру өчен 450 миллион сумнан артык акча каралган. Бу чаралар Гомумрусия гражданлык тәңгәллеген ныгытуга, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, Башкортстан халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклауга һәм башкаларга юнәлтелгән чараларны оештыру өчен билгеләнгән, - диде Премьер-министр.

"Башкортстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы турында тулырак мәгълүмат белән мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас