

Быел ишетү сәләтендә тайпылыш булган 18-35 яшьлекләр өчен оештырылган һөнәри осталык буенча чемпионатта компетенцияләр һәм катнашучылар саны артты, ул 34 компетенция буенча уздырылды. Русиянең 45 төбәгеннән җыелган 350 катнашучы төрле өлкәләрдә сәләтләрен күрсәтте: алар – веб-дизайн, робототехника, сәнгать осталыгы, кирпеч салу, маляр, столяр эшләре, плитка белән бизәү, электромонтаж, эретү техникасы, ювелирлык һәм башка номинацияләр.
Чемпионатның максаты – ишетү сәләте начар булган яшьләрнең һөнәри осталыкларын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү, саңгыраулык проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Чараны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте, проектның төбәк операторы – Башкортстанның Һөнәри әзерлек үзәге.
“Торатау” Конгресс-холлында узган чемпионатны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
– Безгә һөнәри осталык буенча Милли чемпионатны кабул итү бик күңелле. Илебезнең 45 төбәгеннән анда катнашучыларны сәламлим, – диде Радий Хәбиров. – Бүген безнең белән чит ил кунаклары да бар, алар – Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре.
Кадерле дуслар, без сезгә бик шат! Ярышларда катнашучыларга карап, бездә оптимизм арта. Сез – һөнәри камилләшүгә омтылучы көчле һәм кыю кешеләр. Чемпионат нәкъ менә шуңа ярдәм итә. Аның компетенцияләре саны елдан-ел арта, быел алар 30дан артык. Башкортстанны яратырсыз, биредә яшәүчеләрнең күңел җылысын тоярсыз, ә ярышлар уңайлы шартларда узар дип ышанам. Һәрберегезгә уңышлар һәм җиңүләр телим! Мин төгәл беләм: мондый ярышларда җиңелүчеләр булмый.
Икенче көнне иртән үк инде чара кысаларында ВДНХ-Экспо мәйданчыкларында эш кайный башлады. Яшьләр сәләтләрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты, эш бирүчеләр белән танышты.
Уфаның ВДНХ-Экспо күргәзмәләр залында күп чаралар үтә. Гадәттә, ул төрле тавышлар кушылганнан гөрләп тора. Ә бу көнне, кеше күп булуга карамастан, зур зал тын иде — үзеңне, әйтерсең, гаҗәп бер дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Тавыш чыгармаган кешеләрнең елмаюларыннан, төрле мимикаларыннан, кул хәрәкәтләреннән гаҗәеп бер мохит хөкем сөрә иде монда. Яшьләр төрле өлкәдә көч сынашты: берәүләр макияж ясады, икенчеләр массаж буенча осталыкларын исбат итте, өченчеләр күз явын алырлык ювелир бизәнгеч эшләде. Сәләтле яшьләрнең теккән киемнәренә, кул эшләренә, сурәтләренә һәм төрле осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде.
Ә менә Белореттан килгән Айдар Калимбәков — теш технигы. Ул әлеге өлкәдә үзе кебек яшьләр белән табиб кушуы буенча тешләр өчен җиһаз эшләүдә көч сынашты. Айдар бирегә берүзе килмәгән, аның өчен “Улым!” дип өзелеп торучы бер татар апасы белән сөйләшеп алдым. Баксаң, Рәсимә апа Айдарның әбисе (хатынының әнисе) икән.
— Киявем Айдар мондый чемпионатта беренче тапкыр катнаша. Бик дулкынлана. Кызым Дилара да килде. Алар быел икенче июльдә генә өйләнеште, бер-берсе өчен өзелеп торалар, — ди Рәсимә ханым. — Алар икесе дә бөтенләй ишетми. Бер-берсен бер караштан аңлап, бер-берсен табышкан яшьләр өчен шатмын.
Рәсимә апа сөйләвенчә, аның кызы Дилара биш айлык чагында каты чирләгән, антибиотиклар белән дәваларга туры килгән, шуннан соң ишетү сәләтендә тайпылыш барлыкка килгән. Ә Айдар тумыштан ук ишетми. Әнисенең аягына йөкле чагында сызлавык чыккан, наркоз белән операция ясарга туры килгән. Табиблар Айдардагы тайпылышны шуннан күргән.
Әйе, биредә һәр катнашучының үз тарихы, үз сере, үз сызлануы бардыр. Ни дисәң дә, сәламәтлегеңдә тайпылыш булу — шатлык түгел. Ләкин бу сәләтле яшьләр-гә карап, аларның никадәр сәләтле, көчле рухлы икәненә инанасың.
Яшьләрнең эшләре белән танышырга, алар белән аралашырга республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов килделәр. Соңгысы “Кызыл таң” өчен чемпионат турында фикерләре белән бүлеште.
— Бу — мондый икенче чемпионат. Бик җаваплы чара. Ул безнең яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк. Мондый чаралардан соң кешеләр, безнең кебекләрнең мөмкинлекләрен күреп, безне башка төрле кабул итә башлый. Безне җәмгыятьнең “арткы пландагы катламы” буларак кабул иткәннәр дә фикерләрен үзгәртә. Җиңүчеләргә дә, гомумән, катнашучы һәркемгә игътибар булачак. Бүләкләр тапшырылачак, эш урыннары булачак. Гомумән, катнашучыларның һәркайсы белән аерым эшлибез, — диде ул.
Җомга көнне “Башкортостан” дәүләт концерт залында “DeafSkills” II илкүләм чемпионатын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында республикабыз башкаласында һөнәри осталыкларын күрсәткән яшьләр нәтиҗәләрнең игълан ителүен көтте. Әйтергә кирәк, бирегә җыелган яшьләрнең күбесе бөтенләй ишетми. Шуңа безгә алар белән аралашу авыррак. Ә менә кайберсендә ишетү сәләте бераз бар. Мәсәлән, Новосибирсктан килгән 20 яшьлек Виктория Зайленко “Адаптив физкультура” компетенциясендә катнашкан. Ул туган шәһәрендәге Социаль технологияләр институтында 4нче курста белем ала, якын киләчәктә массажист һөнәре буенча эшли башларга хыяллана.
— Уфа бик ошады, матур шәһәр. Безне яхшы кабул иттеләр, халык бик кунакчыл, рәхмәт! — диде Виктория. — Биредә күп яңа дуслар таптым, тәҗрибә уртаклаштым. Чемпионат ошады.
Викториягә уңыш елмайды — ул үз номинациясендә беренче урын яулады. Аның белән бергә башкалабызга килгән Екатерина Решетова һәм Анна Кротова да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Сәләтле яшьләрне мәртәбәле кунаклар тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, катнашучыларны ихлас котлап, тагын да зуррак уңышларының алда булуын теләде. Станислав Иванов залга җыелган үзенчәлекле яшьләргә алар гына белгән телдә дә, без аңлаганча да мөрәҗәгать итте:
— Без могҗизага ирештек. Без — чукраклар иле — үз мөмкинлекләребезне күрсәтә алдык. Җәмгыятькә һәм бөек Русиягә кирәкле кешеләр була алуыбызны исбат иттек. Һәркайсыгыз тормышта үз урынын, үз эшен тапсын. Чемпионатны оештыруга көч салган һәммәсенә, Башкортстан халкына, җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, — диде ул.
Чемпионатта катнашучыларны, шулай ук, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Харрасов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.
Төбәкләрдән килгән һәр яшь кеше чарадан онытылмаслык тәэссоратлар, бүләкләр алып, яңа дуслар табып, күп нәрсәгә өйрәнеп, канатланып, үз-үзүенә ышанычы артып таралышты.
Башкортстаннан 21 катнашучы 14 компетенциядә сәләтен күрсәтте, ике алтын, биш көмеш, өч бронза бүләккә ия булды. Командалар буенча беренче урынга Мәскәү яшьләре чыкты, икенче урынны Башкортстан белән Татарстан бүлеште, өченче урын Төмән өлкәсе командасына бирелде.
Бүләкләү тантанасы матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Ләйсән Якупова.