+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 октябрь 2022, 08:30

Әлшәй районында игенчегә һәйкәл ачылды

Әлшәй районының Әбдрәшит авылында авыл хезмәтчәненә һәйкәл ачылды. Композиция крестьян сабаныннан, өлгергән иген башаклары гөлләмәсеннән һәм ташка куелган мәрмәр плитәдән тора, анда "Туган җирнең барлык буын игенчеләре истәлегенә!" дип язылган.

Әлшәй районында игенчегә һәйкәл ачылдыӘлшәй районында игенчегә һәйкәл ачылды
Әлшәй районында игенчегә һәйкәл ачылды

Әлеге мемориал Әлшәй районының “Заря” җәмгыяте директоры Наил Әминев башлангычы белән булдырылган, ул якташларына туган авылы Әбдрәшиттә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту башлангычлары һәм игелекле эшләр башкаруы белән билгеле.

Һәйкәлне ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Данир Әхмәдишин катнаштылар.

“Бу - игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам билгесе. Һәйкәлләр күп төрле. Тик менә кыр хезмәтчәне истәлеге юк иде әле. Бу - бик дөрес карар. Икмәк - бөтен нәрсәгә баш, бу борынгы зирәк сүзләр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Икмәк үстерү белән шөгыльләнүче кешеләр дә иң зур хөрмәткә лаек. Бүген дә безнең басуларда игеннәрнең ничек үсүен күреп, күңел сөенә. Һәм һәрвакыт шулай булсын, кырларыбыз мул уңыш бирсен, үз якыннарын, үз Ватанын икмәк белән тәэмин итүче кешеләр һәрвакыт хөрмәтләнсен”, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Дамир Мостафин.

Тантана бай эчтәлекле концерт һәм “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләренә, механизаторларга, савучыларга һәм хуҗалык ветераннарына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Фото: Искәндәр Нигъмәтҗанов

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас