+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 октябрь 2022, 06:14

Мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?

БСТ телеканалында туры эфирда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров раслаган ярдәм чаралары пакеты турында сөйләде.

Мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?Мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?
Мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?
- Башкортстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан әлеге чаралар планын тормышка ашыруга һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм итүгә юнәлтелгән барлык кирәкле чаралар һәм норматив-хокукый актлар оператив рәвештә кабул ителә. Хәзер Башкортстан Хөкүмәтендә берничә закон проекты килештерелә, шул исәптән операциядә катнашучыларны яисә аларның гаилә әгъзаларын 2022 елда һәр типтагы бер транспорт чарасы өчен транспорт салымын түләүдән азат итү каралган законга үзгәрешләр кертү турында. Әлеге закон проектын ноябрьдә кабул итү планлаштырыла, - дип ассызыклады Лира Игътисамова.

Башкортстан Башлыгы җитәкчелегендәге оператив киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, балалар мәктәпләрдә бушлай туклану, транспортта бушлай йөрү һәм сөт кухнясы продукциясеннән файдалану мөмкинлеге ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда федераль дәрәҗәдә каралган барлык социаль ярдәм чаралары тормышка ашырыла.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас