"Башкортстан предприятиеләре безнең солдатларны тәэмин итүгә кереште, дип әйтә алам. Республика Хөкүмәте заказы буенча шәхси медицина аптечкалары һәм йокы капчыклары җитештерә башлады, термокием, костюмнарга шевроннар, кулларны саклау чараларын төяп озатты.
«Аркада» компаниясе эчке кием, йокы капчыклары, кием-салым тегә. 2023 ел башыннан алып Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән мобилизацияләнгән резервистларны тәэмин итү өчен текстиль эшләнмәләре һәм кием-салым җитештерүне планлаштыра.
"Штурмер" һәм "Магеллан" компанияләре көч структуралары өчен форма киемнәре тегеп саталар, шул исәптән Русия Оборона министрлыгы, МЧС, ФСО хезмәткәрләре өчен форма тегәләр. 2022 елда "Магеллан" Русия Оборона министрлыгының 63494нче хәрби часте өчен (инженер гаскәрләре), милли гвардия һәм М. Шәйморатов исемендәге часть өчен заказларны үтәде. Алар шулай ук ДХРга гуманитар ярдәм үуларак кием комплектлары җитештерде.
«Искож» компаниясе шәхси медицина аптечкалары җитештерә башлады, «Уралпром-Маркет» предприятиесе − йокы капчыклары, шәхси эшкуар Кулагина А. Ф. костюмнарга 10 мең комплект шеврон тегеп куйган, «Ликом» җәмгыяте 30 меңнән артык пар перчатка озаткан, «Медстальконструкция» меңгә якын ике катлы карават, «Профи форм» термо һәм эчке кием төяп озаттылар. Йокы капчыкларын шулай ук «Спецтурснаряжение» тегә.
Моннан тыш, «Корона» фабрикасы караватларга матраслар китерергә әзер, Ишембай оек фабрикасы складында носки запасы бар, «Бөре перчаткалары» җәмгыяте складында 20 мең пардан артык перчаткаларны җибәрергә әзерләр.
Кыскасы, безнең җитештерүчеләр сугышчыларыбыз өчен кием тегәргә, җиһазлар, армия кирәк-ярагы белән тәэмин итәргә әзер. Республика бу эштә ярдәм итәргә әзер. Кичә генә җиңел сәнәгатьчеләр өчен тагын бер субсидия расланды – җиһазлар һәм программа тәэминаты сатып алуга. Ел ахырына кадәр республика акчаларын үзләштерергә планлаштырабыз, бу - 40 миллион сум", - дип яза Телеграмм каналда Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: vesti.ru