+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2022, 11:35

“Зифа” порошогы хәләл булачак

Башкортстанда уникаль кер юу порошогы җитештерелә башлады.

“Зифа” порошогы хәләл булачак
“Зифа” порошогы хәләл булачак
Башкортстан содасы компаниясенә караган “Эколь” Русия базары өчен уникаль, яңа продукт – хәләл стандарты буенча кер юу порошогын чыгара башлады. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә белдерде.

“Гадәти кер юу порошогы белән аермасы аның составында. Үсемлек майлары урынына пальма мае нигезендәге ингредиентлар кулланыла. Якын арада “Зифа Хәләл” порошогы Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә кибет киштәләрдә пәйда булачак, БДБ илләре белән сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә Төркиягә, Иранга, Согуд Гарәбстанына һәм башка дәүләтләргә җибәрүне карыйбыз.

Исегезгә төшерәм, кайчандыр бөтен илгә билгеле булган Стәрлетамакта кер юу чаралары җитештерү цехы озак еллар тукталып торды. Аны 2020 елда яңадан эшләтеп җибәрделәр. Өстәмә эш урыннары барлыкка килде, шуның белән бергә – яңа идеяләр дә. Бүгенге икътисади чынбарлыкта бу аеруча мөһим” — дип яза республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
 

Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: