

"Башинформ" республика мәгълүмат агентлыгы журналисты Азат Гыйззәтуллин “Туры элемтә”дә Радий Хәбировка шәхси сорау бирде: "Сезнең тыгыз эш графигы белән балаларыгызга вакыт каламы?"
- Минем эш, дөресен генә әйткәндә, күп вакыт таләп итә. Балаларым йоклаганда эшкә китәм һәм алар йоклаганда гына өйгә кайтам. Кайвакыт алар минем белән күрешер өчен эш урыныма да килә. Фотосурәтләрен күрсәтергә яратмыйбыз. Чөнки, ничек кенә булса да, агрессив мохиттә яшибез. Шул мохиттән гаиләмне һәм балаларымны саклап калырга тырышам, - дип белдерде Радий Хәбиров.
“Туры элемтә” трансляциясен 135 606 кеше карады. Эфир вакытында Башкортстан халкыннан ике мең хәбәр килде. Мөрәҗәгатьләр темалары еш кына юллар, өлешчә мобилизация һәм торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле булды. Саннарны Республика белән идарә итү үзәге бирде.
“Туры элемтә”дән соң Радий Хәбиров төбәктә яшәүчеләргә сораулары өчен рәхмәт белдерде.