+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 октябрь 2022, 14:06

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” башланды

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы башланды. Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары БСТ, Башкортостан-24, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV һәм “Юлдаш” тәэмин итә, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә дә карап була. Радий Хәбиров туры эфирда республика халкын борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” башландыБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” башланды
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” башланды

Башкортстан Башлыгының үткән “Туры элемтә”се 2021 елның 8 сентябрендә узды, ул дүрт сәгатьтән аз гына артык дәвам итте һәм беренче тапкыр сурдотәрҗемә белән оештырылды. Бу вакыт эчендә Радий Хәбиров республика халкының, журналистларның һәм блогерларның 58 соравына җавап бирде. Алар урман янгыннарына, Уфаны төзекләндерүгә, Владимир Путин белән аралашуга, “Уфа” футбол клубы перспективаларына, транспорт реформасына, коронавируска, социаль челтәрләргә, кадрлар сәясәтенә һәм башка актуаль темаларга кагылды. Төбәк җитәкчесе исеменә социаль челтәрләрдә барлыгы 4 703 мөрәҗәгать, шулай ук 203 видеосорау килгән иде.

2022 ел яңа сынаулар китерде. Белгечләр фикеренчә, бүгенге “Туры элемтә”дә республикада өлешчә мобилизация барышы, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль яклау, Башкортстанның икътисади хәле, санкцияләр, азык-төлек иминлеге, импортны алыштыру һәм яңа производстволар булдыру, Уфаның 450 еллыгына әзерлек мәсьәләләре, халыкның социаль якланганлыгы, торак-коммуналь хуҗалык, экология проблемалары буенча эчтәлекле сөйләшү булыр дип көтелә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас