Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары БСТ, Башкортостан-24, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV һәм “Юлдаш” тәэмин итә, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә дә карап була.
Республика җитәкчесеннән Уфадагы Көнчыгыш чыгу юлы төзелеше турында сорадылар.
-- Башкалабызда Көнчыгыш чыгу юллары 90нчы еллардан башлап төзелә, аның консервациясе һәм хезмәт күрсәтү зур суммаларга төшә. Шуңа күрә гомумреспублика бурычы - объектны төзеп бетерү. Финанслау проблемасы юк. Хәзер төзелеш графиктан хәтта алда бара.
Төзелеш тәмамлангач, Уфада яшәүчеләр озынлыгы 1200 метр булган тоннель, 1800 метр озынлыктагы күпердән айдалана алачак. Бу бөтен территориясе инвестицион җәлеп итүчән трасса булачак, анда шул исәптән йортлар төзи башлаячакбыз, -- диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru