+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Октября 2022, 16:55

“Бу елны барлык күрсәткечләр буенча без яхшы тәмамлыйбыз”

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы бара. Туры эфирны трансляцияләүне республиканың әйдәүче телерадиоканаллары БСТ, Башкортостан-24, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV һәм “Юлдаш” тәэмин итә, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә дә карап була. Радий Хәбиров туры эфирда республика халкын борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирә.

“Бу елны барлык күрсәткечләр буенча без яхшы тәмамлыйбыз”“Бу елны барлык күрсәткечләр буенча без яхшы тәмамлыйбыз”
“Бу елны барлык күрсәткечләр буенча без яхшы тәмамлыйбыз”

Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбирдин, коронавирус пандемиясе һәм санкцион басым шартларында Башкортстан Башлыгы командасы һәм үзегезнең эшчәнлеккә нинди бәя бирәсез, дип сорады.

“Барыбызга да бергәләп күп кенә сынау үтәргә туры килде. Бу сынаулар нәрсә бирә? Үз-үзеңне аңлыйсың. Сынаулар ниндидер файдалы сабак алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, кризис ул - чыныгу вакыты. Шуңа күрә без инвестиция программаларын кыскартмадык, күп төзелешләрне дәвам иттек.

Без ябылмаска, йомылмаска тырыштык. Хәтта коронавирус чорында да без икътисади тормышны туктатмадык. Әгәр дә без шулай ук көйле эшләсәк, барысы да килеп чыгачак. Һәрхәлдә, бу елны барлык күрсәткечләр буенча без яхшы тәмамлыйбыз, барлык социаль йөкләмәләрне үтибез. Шуңа күрә алга таба да үсүне дәвам итәбез”, - дип җавап бирде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас