Күптән түгел Уфаның Совет мәйданында Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды. Бүгенге “Туры элемтә” барышында Геройның тарихын тирәнтен өйрәнү өчен мультимедиа комплексы булдыру турында сорау яңгырады.
“Совет мәйданын реконструкцияләү процессы әле тәмамланмаган. Министрлыклар биналарында музей урнаштыру мөмкинлеген карыйлар. Шулай ук мәйданда ярминкәләр уздырырга планлаштыралар. Миңнегали Шәйморатов һәйкәлендә геройның тарихын ачу өчен мультимедиа комплексы булдырырга тырышачаклар”, — диде Радий Хәбиров.