

Бу йортта Бөек Ватан сугышы вакытында яшерен мәктәп эшләгән. 1994 елдагы көчле янгын бу йортка нык зыян китергән.
Радий Хәбиров бу мәсьәләнең җитди булуын һәм аңа игътибарны юнәлтергә кирәклеген белдерде.
“2023 елда төзекләндерү буенча федераль конкурста җиңсәк, финанслау булачак”, — диде Радий Хәбиров. Ул Кушнаренкодагы бу йортның мәдәни мирасыбыз булуын һәм аның республикадагы туризм үсеше ноктасы була алачагын ассызыклады.
“Әгәр федераль конкурс белән барып чыкмаса, республика бюджетыннан акча җәлеп итү мәсьәләсен караячакбыз”, — диде республика җитәкчесе һәм бу мәсьәләнең һичшиксез хәл ителергә тиешлеген әйтте.