

“Мин үз эшемә хезмәткә караган кебек карыйм. Эшем — дәүләт хезмәте. Мин — сайлап куелган җитәкче. Кешеләрнең күпмеседер мине ышаныч белдереп сайлады”, — диде Радий Хәбиров һәм, әгәр аңа боерык бирелсә, ул, дәүләткә хезмәт итүче кеше буларак, аны үтәячәген белдерде. “Кушыла икән, шинель киябез һәм кушылган урынга китәбез”, — диде ул.
Радий Хәбиров кешеләрне 2023 елда республикада “турбулентлык вакыты”на әзер булырга да чакырды. Чөнки 2024 елда аның сайланган вакыты үтә. Бу уңайдан ул безнең “ җитди көрәш шаһитлары булырга мөмкинлегебезне” ассызыклады. “Зур цирк карарга әзер булыгыз!” — дип шаяртып та куйды җитәкче. Шул ук вакытта ул “Мин үземнең теләкләрне, карашны төгәл белдерәчәкмен”, — диде.
Бу сорауга җавапны төгәлләп, Радий Хәбиров Булгаков иҗатыннан сүзләр китерде: “Совет гәзитләрен укымагыз”.
Туры эфирда республика җитәкчесенә дәүләт вазыйфасындагы кешеләрнең хәрби опреация зонасына китүенә карашы турында да сорау бирелде. Радий Хәбиров аларның үзләренең карар кабул итүен белдерде. Мисалга Азат Бадрановны китерде. “Үзем тәрбия эше өчен җаваплы була торып, анда бармыйча монда кешеләрдә патриотик карашны мин ничек тәрбиялим?”, — дигән ул.
Республика җитәкчесе "безнең монда үз фронтыбыз” булуын һәм эшләргә кешеләрнең монда да кирәклеген әйтте. Хәрби гамәлләр урыннарына киткәннәргә ул тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен бедерде. “Без алар белән горурланабыз!” — диде ул.