+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Октября 2022, 16:43

Республикада яугирләрнең өченче батальоны оештырыла

Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге өченче иреклеләр батальонын оештыруга ярдәм итү турында карар кабул итте.

Республикада яугирләрнең өченче  батальоны оештырылаРеспубликада яугирләрнең өченче  батальоны оештырыла
Республикада яугирләрнең өченче батальоны оештырыла

27 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә Салават Юлаев исемендәге өченче иреклеләр батальонын оештыру турында башлангыч белән чыккан хәрби бүлекчәләр ветераннары белән очрашты.

Батальон командиры, отставкадагы эчке эшләр органнары полковнигы Артур Йомагуҗин хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан отставкадагы офицерлар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның яңа бүлекчә формалаштыру идеясен хуплаулары хакында белдерде. Республика шәһәрләре һәм районнарында батальонның 10 штабы оештырылды, махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләрнең саны 700дән артты. Шуларның 400е рәсми рәвештә Салават Юлаев исемендәге батальон сафларына керде.

- Без сезнең башлангычны хуплыйбыз һәм Башкортстаннан өченче батальонга ярдәм итәргә йөкләмә алабыз. Аның экипировкасын һәм техник җиһазланышын тәэмин итәчәкбез. Әлегә җиңел сәнәгать предприятиеләре белән махсус киемнәр җитештерү буенча сөйләшүләр алып барыла. Батальонның халык каһарманы Салават Юлаев исемен йөртүе бик мөһим. Ул Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннардан соң республикада оештырылган өченче бүлекчә булачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы хәрбиләргә күрсәтелгән башлангычлары өчен рәхмәт әйтте һәм республика тарафыннан яңа батальон оештырылу идеясе хуплануы хакында белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас