

Беренче сораулар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламәтлеге хакында булды. Элегрәк Радий Хәбиров аягы җәрәхәтләнгәне хакында белдерде.
- Сәламәтлегем яхшы, операция булды. Әлегә реабилитация үтәм. Тезгә йөкләнеш ясарга ярамый, әммә шулай да кәеф күтәренке, эшләр бара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров, реабилитация уңышлы узса, җәрәхәттән соң хоккей белән шөгыльләнүдән туктамаячагы хакында белдерде. Радий Хәбиров сүзләренчә, һәркем үз күңеленә хуш килерлек спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш.