+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Октября 2022, 15:45

Салаватта яшьләр үзәге ачылырмы?

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән "Туры элемтә" үткәрә. Төбәк җитәкчесе республика халкының иң борчыган сорауларына җавап бирә. Радий Хәбировтан нәрсә турында сорадылар?

Салаватта яшьләр үзәге ачылырмы?Салаватта яшьләр үзәге ачылырмы?
Салаватта яшьләр үзәге ачылырмы?

“Тыелган темалар юк. Халыкны борчыган барлык мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз”, - диде Радий Хәбиров матбугат конференциясе башында.

“Туры элемтә”дә Салаваттан волонтерлар һәм актив яшьләр, шәһәрдә яшьләр үзәге ачылырмы, дигән сорау бирде.

-- Стәрлетамак, Учалы һәм Нефтекамада "Йэшлек house" яшьләр пространствосы барлыкка киләчәк. Финанслау чыганаклары билгеләнде, -- диде республика җитәкчесе.

Моннан тыш, Радий Хәбиров Салават шәһәрендә дә актив яшьләр өчен йорт төзергә вәгъдә итте.

"Йәшлек house"ның аталышын геосәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә, мәсәлән, "Йәшлек йорты" дип үзгәртмәячәкләр.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас