Радий Хәбиров Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка багышланган һәйкәл турында җентекләп сөйләде.
- Миңнегали Шәйморатов белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү - халык карары, ә минем шәхси түгел. Мондый җитди вакытта кемнедер үрнәк итеп алырга кирәк. Яшьләр өчен дә тәҗрибә, язмыш, ата-бабалар принциплары - иң яхшы үрнәк. Легендар комдив исеме белән бәйле проект әле тәмамланмаган, дәвам итәчәк, - диде республика җитәкчесе.
Республика Башлыгы махсус хәрби операция темасына да тукталды. Ул республикада чираттагы, өченче батальон - Салават Юлаев исемендәге халык батальоны формалашуы турында сөйләде.
- Салават Юлаев исемендәге халык батальоны формалашуны хупладым, чөнки ул кешеләрнең кызыксынуын һәм илгә ярдәм итәргә теләкләрен күрсәтә. Бу "Росгвардия" составындагы аерым сугышчан бүлекчә булачак. Республика экипировка белән ярдәм итәчәк һәм сугышчылар, һичшиксез, хәрби әзерлек узачак, - диде республика Башлыгы.