

“Без Сезгә шундый матур парк өчен рәхмәтлебез. Ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Иң мөһиме — музыкаль фонтан. Ул күз явын алып тора, сокландыра. Ләкин Рыльский урамы төзекләндерелмәде, без моны бик теләгән идек. Бу мәсьәлә хәл ителәчәкме?” — дип сорау бирде Уфаның Октябрь районында яшәүче ветераннар.
“План буенча Рыльский урамы да төзекләндерелергә тиеш. Барысын да этаплап башкарачакбыз. Алдагы этапларның берсе — Сипайловодагы Яр буе урамы да. Кашкадан буенча проект эшләгәндә без паркка илтүче матур урамны да күз уңында тоттык. Иң беренче чиратта юл, тротуарлар эшләнәчәк. Әгәр бу эшкә киләсе елның мартында тотына алсак, идеаль булыр иде. Булмаса, 2024 елда бу эшкә һичшиксез тотыначакбыз," — дип җавап бирде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе төбәктә төзекләндерү мәсьәләләренә карашның җитди булуын ассызыклады.