+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 октябрь 2022, 16:45

Уфа хосписы тиздән ишекләрен ачачак

Республика Башлыгына хоспис төзелеше турында да сорау бирделәр.

Уфа хосписы тиздән ишекләрен ачачакУфа хосписы тиздән ишекләрен ачачак
Уфа хосписы тиздән ишекләрен ачачак

“Уфа хосписы әзерлекнең югары стадиясендә: түбәсе ябылган, бинаны тышлау эшләре төгәлләнгән, барлык инженерлык инфраструктурасы сузылган, территориясе төзекләндерелгән. Хәзер эчке бизәкләү эшләре бара.

Алга таба финанслауны БСК үз өстенә алды. Якындагы 3-4 атнада компаниядән акча керәчәк. Объект 2024 елның беренче яртысында тапшырылырга тиеш. Планда 500 квадрат метр мәйданда бина төзү каралган иде. Нәтиҗәдә, 60 палаталы (40ы өлкәннәр һәм 20се балалар палатасы) 13,5 мең квадрат метрлы аерым дәваханә шәһәрчеге булачак”, — диде Радий Хәбиров.

 

Фото:news.myseldon.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас