Комсомол тарихы – Русия һәм Советлар Союзы тарихының аерылгысыз өлеше. Комсомол революциянең көчле елларында Гражданнар сугышы утында иске дәүләт корылышына каршы көрәш чорында барлыкка килгән. Энциклопедиядә комсомолның республика үсешендәге роле һәм Башкортстан комсомолы эшчәнлегенең төп этаплары күрсәтелгән.
Китапта ХХ гасыр башыннан 1990 елга кадәрге чорда беренче яшьләр берләшмәләре төзелүдән алып, индустриальләштерү һәм күмәкләштерү, Бөек Ватан сугышы елларында һәм халык хуҗалыгын тергезү чорында комсомол оешмалары эшчәнлеге турында бәян ителә. Башкортстан яшьләренең удар комсомол төзелешләрендә һәм студент отрядларында актив катнашуы кебек иҗтимагый тормыш үсешендәге роленә аерым игътибар бирелә.
Алгарак китеп шуны әйтик, “Башкортстан комсомолы” энциклопедиясе өчен “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт учреждениесе 2017 елның 3-7 октябрендә Рязань шәһәрендә “Укый торган дөнья” төбәкара милли китап фестивале кысаларында үткәрелгән “Ел китабы” конкурсы лауреаты булды, учреждение “Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш керткән өчен” дипломы белән бүләкләнде.
“Башкортстан комсомолы” фәнни белешмәсендәге биографик мәкаләләрдә ВЛКСМ Башкортстан өлкә комитетының беренче секретарьлары, бүлек мөдирләре, инструкторлары, район һәм шәһәр комсомол оешмалары хезмәткәрләре турында мәгълүматлар бирелгән. Комсомолда тәрбияләнүче күпләр яшьләр оешмасы лидерлары соңыннан республиканың яшьләр, балалар гәзитләре, журналлары, телевидение һәм радиотапшырулар редакцияләре мөхәррирләре, эре предприятиеләр җитәкчеләре, галимнәр, эшкуарлар, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары булды.
“Башкортстан комсомолы” энциклопедиясенә “Кызыл таң” республика гәзитендә эшләгән байтак хезмәттәшләребез турында мәгълүмат кергән.
Билгеле язучы һәм журналист, “Кызыл таң”да 1959 елдан әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, 1963 елдан җаваплы секретарь булып хезмәт салган Фәнил Әсәнов 1948-55 елларда комсомол эшендә – ВЛКСМның Кырмыскалы район комитетының беренче секретаре булган.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе, 20 ел партиянең Башкортстан өлкә комитеты секретаре вазыйфасын биләгән, 1964-67 елларда “Кызыл таң”ның баш мөхәррире вазыйфасын башкарган Таһир Ахунҗанов 1946-48 елларда комосомолда эшләгән, ВЛКСМның район комитетының беренче секретаре булган.
1948-1950 елларда “Кызыл таң”ның баш мөхәррире булган Гарифулла Гозәеров 1939-44 елларда ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре булып эшләгән.
Билгеле шагыйрә, “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән Фәния Габидуллина 1980-85 елларда Уфа шәһәренең приборлар төзү заводына караган һөнәрчелек училищесында комсомол секретаре булган.
1967-86 елларда “Кызыл таң” гәзитен җитәкләгән Ремель Дашкин 1948-67 елларда комсомол эшендә була, 20 яшендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомы секретаре итеп сайлана.
Билгеле шагыйрь, 1953 елның 12 февраленнән 1958 елның 13 июненә кадәр “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлегендә әдәби хезмәткәр булып эшләгән Якуп Колмый (Якуп Хәйрулла улы Колмөхәммәтов) Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлаган.
Шагыйрь, “Кызыл таң” гәзитенең Стәрлетамак, Ишембай, Стәрлебаш зонасы буенча үз хәбәрчесе Мариус Максютов 1961 елда ВЛКСМның Стәрлебаш район комитетының беренче секретаре булган, 1963-65 елларда Стәрлетамак шәһәрендә шундый ук вазыйфаны биләгән.
“Кызыл таң”ның Әлшәй төбәге буенча элекке үз хәбәрчесе Рәүф Хәкимов 1982-84 елларда ВЛКСМның Әлшәй райкомының икенче секретаре булган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.