+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 октябрь 2022, 05:05

"Акыллы төбәк" концепциясен кертү нәрсә бирә?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Акыллы төбәк" концепциясен кертү нәрсә бирә?"Акыллы төбәк" концепциясен кертү нәрсә бирә?
"Акыллы төбәк" концепциясен кертү нәрсә бирә?

“Урбанизациянең кискен процессы заманча җәмгыять үсешенең глобаль тренды булды. Башкортстанга да бу хас. Шуңа күрә «Акыллы шәһәр» төрендәге технологияләр киң таралу алды.

Без Башкортстанда алга киттек - "Акыллы төбәк" концепциясен кертәбез. Безнең тәҗрибәбез белән "Forum.Digital Smart city 2022" шәһәр тирәлегенең һәм торак-коммуналь хуҗалыгының санлы трансформациясе буенча форумда уртаклаштык.

"Акыллы төбәк" үзәге ул – ЦУР. Ул өч блоктан тора:

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү. Эшләтеп җибәрү вакытыннан социаль челтәрләрдә 440 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

Тормышны тәэмин итү һәм кризис хәлләре белән идарә итү. Чын вакыт режимында без юлларны күзәтәбез һәм фаразлыйбыз, чүп чыгару, ташу, янгыннар һ.б.

Аналитик һәм стратегик үсеш блогы. Монда инвестиция проектларын, стратегик эшләнмәләрне озата бару, 17 өлкә буенча эксперт-аналитик ярдәм күрсәтү.

Форумда ел ахырына кадәр безнең ЦУР базасында икътисадның төп тармакларын санлаштыру буенча барлык төбәкләр белән зур киңәшмә оештырырга планлаштырабыз”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас