+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 октябрь 2022, 09:05

Иң популяр тема - юллар!

Бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгының 27 октябрьдә үткән ”туры элемтә”сенә йомгак ясадылар.

Иң популяр тема - юллар!Иң популяр тема - юллар!
Иң популяр тема - юллар!
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, Радий Хабиров видеоформатта, социаль челтәрләрдән, залдан һәм турыдан-туры кушылу форматында яңгыраган 99 сорауга җавап биргән.Төбәк Башлыгы адресына барлыгы 143 видеосорау килгән: иң популяр тема — юллар (29 сорау), икенче урында — төзекләндерү (20), өченче урында — мәгариф (18). Радий Хәбиров “туры элемтә” вакытында 16 видеосорауга җавап биргән.

Моннан тыш, чараны әзерләү һәм үткәрү вакытында ситуацион үзәккә мөрәҗәгатьләр килүен дәвам иткән. Әйтик, әлеге чараны үткәрү вакытында 40 шалтырату теркәлгән, әзерлек вакытында 116 гариза килгән. Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да эшкә алынган, мәсьәләләр хәл ителәчәк.

Фото: горобзор.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас