+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 Ноября 2022, 10:40

Ноябрь нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары көзнең соңгы аена фаразларын җиткерде.

Ноябрь нинди булачак?Ноябрь нинди булачак?
Ноябрь нинди булачак?
Синоптиклар фикеренчә, агымдагы елның ноябрендә Башкортстандагы һава торышы узган еллардагы уртача статистикадан кискен аерылмаячак. Температура күрсәткечләре соңгы биш елдагы уртачага якын булыр дип көтелә.

Ноябрьдә көндез уртача температура -2 градус тирәсе, төнлә -5 градус дәрәҗәсендә булачак. Шул ук вакытта ай дәвамында максималь температура 2 градус, ә минималь -17 градус тәшкил итәчәк.

Ноябрь дәвамында республика районнарында күбесенчә болытлы булачак. Киләсе айның күпчелек көннәрендә явым-төшем булырга мөмкин.

 
Фото: znamkaluga.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас