

- Барыннан да элек, Башкортстанда өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнгән, дип хәбәр итәм. Русия Кораллы Көчләренең Генераль штабы да хәрби округларга тиешле күрсәтмәләрне җибәрде, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Запаста торучыларны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле барлык гамәлләр дә туктатылды.
Республика җитәкчесе хәрби комиссариатларның өлешчә мобилизация кысаларында повесткалар әзерләүне һәм тапшыруны туктатуын билгеләп үтте. Алга таба хәрби комиссариатларның Кораллы Көчләрне комплектлау эше бары тик иреклеләрне һәм контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен кандидатларны кабул итү исәбенә генә башкарылачак.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, мобилизацияләнгәннәрнең һәм республика батальоннарындагы сунышчыларның гаиләләренә максатлы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирү мөһим.
Фото: Башкортстан Башлыгы