+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2022, 13:58

"Хәрби хезмәткә чакырылучылар "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Башкортстан Республикасының хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе утырышын уздырды.

"Хәрби хезмәткә чакырылучылар "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк!""Хәрби хезмәткә чакырылучылар "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк!"
"Хәрби хезмәткә чакырылучылар "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк!"

Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук видеоэлемтә режимында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашты.

Ирек Сәгыйтов ассызыклаганча, хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә хәрби хезмәт узу өчен җәлеп ителмәячәк һәм "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк. Аның сүзләренчә, узган елда чакырылган егетләр хәрби хезмәттән өенә исән-сау кайтты.

- Башкортстанда 4 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Үзәк хәрби округта республикабыз хәрби хезмәткә җибәрелүче гражданнар саны буенча гына түгел, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга һәм әзерләүгә бәйле барлык чаралар комплексын оештыру буенча да лидер булып тора. Яшьләрне физик һәм психологик яктан әзерләү дәрәҗәсен күтәрү өчен күп көч салырга кирәк, - дип белдерде Ирек Сәгыйтов.

Ирек Сәгыйтов гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның дәүләт бурычы булуын һәм, шуңа күрә, бу бурычның югары дәрәҗәдә үтәлергә тиешлеген ассызыклады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас