+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2022, 16:53

"Медицина хезмәткәрләренә баш иябез!"

Бүген тантаналы чарада республиканың медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битендәге чираттагы посты шул хакта.

"Медицина хезмәткәрләренә баш иябез!""Медицина хезмәткәрләренә баш иябез!"
"Медицина хезмәткәрләренә баш иябез!"

Бүген, 2 ноябрьдә тантаналы чарада республика медицина хезмәткәрләренә Русия Федерациясе Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, шулай ук "Русия Федерациясенең атказанган табибы" һәм "Русия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр бирелде. Барлыгы Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 42 хезмәткәре бүләкләнде.

Чара хакында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырды.

"Табибларга дәүләт бүләкләрен тапшыру - лаеклы чара. Алар, үз эшенә тулысынча бирелеп, бурычларын үтәүгә хезмәт итә. Читтән караганда, аларның эше гади. Әмма күп кенә табиблар һәм шәфкать туташлары иңенә норма буенча эшләүгә караганда күбрәк эш төшә. Алар пациентларга, һөнәри ярдәмнән тыш, игътибар, фидакарьлек һәм сизгерлек күрсәтә", - дип язган Максим Забелин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас