Кырым төбәгеннән Дәүләт думасы депутаты Михаил Шеремет, армиядә хезмәт итү вакытын арттыру хәрби хезмәткәрләрне сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.
Ул ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта армиядә гамәлдә булган формат солдатны сыйфатлы әзерли алмый.
"Бер ел эчендә солдатны әзерләү бик катлаулы һәм проблемалы. Ике ел — бу оптималь вариант, дип саныйм. Бу кирәкле һәм вакытлы чара, аны мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга кирәк. Мондый адымнар армиянең сугышка әзерлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде Шеремет.
Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә Дәүләт думасы депутатлары каравына кыска вакыт эчендә чыгарылырга мөмкин.
ФОТО: PIXABAY.COM