

Бүген республика Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров йөкләмәсе буенча Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының эчке эшләр органнары белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Чарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә гражданнарның һәлак булуына юл куймау турында фикер алышынды. Киңәшмә Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә узды.
Вице-премьер юллардагы хәлне тотрыклыландыру чаралары “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектының “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылуын искәртте.
- Башкортстанда әлеге юнәлештә зур эш алып барыла һәм нәтиҗәләр дә бар. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексын кабул итү нәтиҗәсендә агымдагы елда республика территориясендә һәлакәтләрнең төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Елның 10нчы ае нәтиҗәләре буенча 3 меңгә якын юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән, бу, узган елның шушы чорындагыга караганда, 9 процентка кимрәк, - дип белдерде Ирек Сәгыйтов.
Шулай ук Ирек Сәгыйтов республика Башлыгы йөкләмәсе буенча республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе тарафыннан халыкка һава шартларының начараюы хакында хәбәр итүгә атна саен кәрәзле элемтә, радио һәм телевидениенең "йөгерек юлы", шулай ук үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы җәлеп ителүен билгеләп үтте.
Киңәшмә ахырында Ирек Сәгыйтов лицензияләр булуга һәм пассажирлар ташу кагыйдәләренең үтәлүенә, шәһәрара автобус йөртүчеләр һәм таксистлар арасында профилактик рейдлар үткәрүне активлаштыру турында йөкләмә бирде. Булачак бәйрәм көннәре уңаеннан вице-премьер аерым хокук бозуларны ачыклау буенча рейд чараларын, шул исәптән транспорт йөртүчеләрдә исереклек билгеләре белән хокук бозуларны ачыклау буенча чараларны көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.
Фото: pravitelstvorb.ru