+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 ноябрь 2022, 05:16

Мобилизацияләнгән ир-егетләр кайчан өйләренә кайтачак?

Әлеге сорауга җавап эзләүчеләр бик күп.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр кайчан өйләренә кайтачак?Мобилизацияләнгән ир-егетләр кайчан өйләренә кайтачак?
Мобилизацияләнгән ир-егетләр кайчан өйләренә кайтачак?

Республикадан мобилизацияләнгән яугирләргә күпме хезмәт итәргә туры киләчәге турындагы мәсьәлә Радий Хәбировның "ВКонтакте" битендә пәйда булды. Сорауны Уфада яшәүче Анастасия биргән. Аңа Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршындагы эшче төркем хезмәткәре Артур Габдуллин җавап бирде.

"Русия Федерациясе Президентының "Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында" 2022 елның 21 сентябрендәге 647 санлы Указының 4нче пункты нигезендә хәрби хезмәткәрләрнең барлык контрактлары өлешчә мобилизация тәмамланганчы үз көчендә кала, һәм бу чорда хәрби хезмәттән китү бары тик билгеләнгән яшькә җиткәч, сәламәтлеге торышы, яки суд карары буенча гына мөмкин", - дип язды ул һәм хәзерге вакытта өлешчә мобилизация чоры тәмамлану вакыты норматив актлар белән билгеләнмәгәнен белдерде.

"Шул рәвешле, контракт тәмамлану вакыты хәзерге вакытта мөһим түгел, барлык контрактлар өлешчә мобилизация тәмамланганчы гамәлдә", - дип йомгаклады ул сүзен.

Фото: aur-vesti.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас