-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 ноябрь 2022, 18:46

Рамил Рәхимов - яңа стела хакында

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рамил Рәхимов "Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласын ачу тантанасында катнашты. Ул яңа һәйкәл хакында җентекләбрәк сөйләде.

Рамил Рәхимов - яңа стела хакында
Рамил Рәхимов - яңа стела хакында

"Хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы Русия Президенты Владимир Путинның 2020 елның март указын үтәү йөзеннән төзелгән. Әлеге указ буенча илебезнең төрле төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стелалар урнаштырыла. Аерма шәһәрнең атамасы һәм гербында, шулай ук стеладагы геройларының фотосурәтләрендә генә.

Президентның указы нигезендә Уфада да стела төзелде. Әлеге стеланы урнаштыру өчен яхшы урын билгеләнде - башкалага кергәндә автомобиль күперләренең уң ягында, Агыйдел елгасының төзекләндерелгән ярында.

Һәйкәл уфалыларның, Уфага эвакуацияләнеп, Бөек Ватан сугышы елларында биредә эшләгән эшчеләрнең һәм предприятие хезмәткәрләренең хезмәт батырлыкларын гәүдәләндерә. Нәкъ алар Бөек Җиңүгә ирешүгә көч салган. Алар моторлар, кораллар, ягулык җитештерү буенча Кызыл Армиягә барлык кирәкле шартлар тудырган. Моңа, шулай ук, госпитальләр эше, яраланган солдатлар һәм офицерларның савыгуы, мәдәни чаралар оештыру да керә.

Биредә, Уфада, Украинаның да мәдәни һәм фәнни потенциалы коткарылды. Украина Фәннәр академиясе һәм Украина сәнгать эшлеклеләре эвакуацияләнде. Алар барысы да соңыннан Украинаның динамик рәвештә үсешә алуына ярдәм итте.

- "Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы Җиңүгә кулдан килгәнчә өлеш керткән ата-бабаларыбызның, уфалыларның батырлыгын искә төшерә. Әлеге стеланы күргәч, нәкъ шундый уйланулар туа, - дип белдерде Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рамил Рәхимов.

Фото: rb7.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас