+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 ноябрь 2022, 14:55

Уфада зур ярминкә оештырыла

8-10 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Ломая барьеры" дигән беренче ачык форум-күргәзмә кысаларында "Добрая Республика" ярминкәсе узачак.

Уфада зур ярминкә оештырылаУфада зур ярминкә оештырыла
Уфада зур ярминкә оештырыла

Форум кысаларында өч көн дәвамында Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Добрая Республика" уникаль товарлар һәм эшләнмәләр ярминкәсе узачак. Ярминкәдә үз кул астындагыларның иҗади эшләнмәләрен мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәге, шулай ук Башкортстанның 11 коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә балчыктан, гипстан, йоннан, агачтан һәм күннән ясалган әйберләр, бәйләнгән уенчыклар, интерьер курчаклар, чәч өчен исемле резинкалар, табигый косметика, үрелгән, бисердан ясалган эшләнмәләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук
җиләк-җимеш вазаларын сатып алырга мөмкин булачак.

"Ломая барьеры" күргәзмәсендә илнең 12 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Владимир, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Краснодар, Приморье крайларыннан, Башкортстан һәм Татарстаннан 50дән артык тернәкләндерү һәм абилитация чараларын җитештерүче предприятиеләр катнаша.

Әлеге форумны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы, Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге, "Социум+" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Президент грантлары фонды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас