+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 ноябрь 2022, 05:00

"Янгантау" Кыргызстан белән хезмәттәшлекне ныгыта

Форум яңа башлангычларга да нигез салачак.

"Янгантау" Кыргызстан белән хезмәттәшлекне ныгыта"Янгантау" Кыргызстан белән хезмәттәшлекне ныгыта
"Янгантау" Кыргызстан белән хезмәттәшлекне ныгыта

Кыргызстан Республикасының Ош шәһәрендә ЮНЕСКО кластерлы бюросы ярдәме белән беренче тапкыр «3GEO» халыкара форумы узды. Чара геопаркларны төзү өчен геомирас, геотуризм һәм геохезмәттәшлекне үз эченә алды.

Чарада Башкортстан Республикасының Салават районы территориясендә урнашкан, халыкара танылу һәм Русиядә бу статусны беренче булып алган "Яңгантау" геопаркы буларак катнашты. Форумда тотрыклы туризм, мәгариф, фән һәм урындагы халыкны экологик үстерү өчен геологик мирас потенциалы, шулай ук 3GEO өлкәләрендә партнерларның интеграциясе турында фикер алыштылар. Форум йомгаклары буенча берничә килешү имзаланды: аерым алганда, "Тянь-Шань" геология җәмгыяте һәм Кыргызстан Республикасының Милли комиссиясе белән Кыргызстаннан белгечләрне Башкортстанга стажировкага җибәрү турында килешенде.

Әлеге чара ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проектын үстерүгә дә булышлык итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас