

- Русиядә нинди хайваннарның инфекция чыганагы булуы ихтимал?
Ешрак - эт һәм песиләр, ә кыргый хайваннардан төлке, керпе, ярканат, бурсык һәм бүреләр инфекция йөртергә мөмкин. Сирәгрәк ул чирле сыерлар, сарыклар, атлар, тычканнар белән контакт нәтиҗәсендә йога.
- Бу чирне йоктыру юллары нинди?
Кешегә вирус чирле хайванның тешнәве, тырнак эзе яки күз, авыз һәм танау куышлыгының лайлалы тиресенә аның төкереге эләгүе нәтиҗәсендә йога.
- Хайван тешнәгән очракта нишләргә кирәк?
Тешнәгән урынны эшкәртегез - сабынлап су агымы белән ныклап юыгыз.
Яра булса, 5 процентлы йод белән яраның тирә-ягын эшкәртегез.
Стерильләнгән марля белән бәйләп куегез.
Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез - котыру чиренә каршы вакытында ясалган вакцина кешене авырудан коткара. Әлеге вакытта котыру чиреннән дару юк.
Бу мөһим: кыргый һәм караучысыз хайваннар белән аралашудан тыелыгыз. Һәм мондый хайваннарның булуы мөмкин урыннарда балаларны караучысыз калдырмагыз. Таныш булмаган хайваннарны сыйпарга, ашатырга, үзеңә якын китерергә ярамаганлыгын, аларның чирле булуы ихтимал икәнен аңлатыгыз.
Тулырак - "Роспотребнадзор" сайтында:
https://vk.cc/cikvmH
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз!
#Аңлатабыз_Башкортстан