+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 ноябрь 2022, 09:27

Сибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзелә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә “Шифа” балаларны савыктыру лагерен төзү турында концессион килешү имзаланды. Килешүгә Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин һәм "Системалы концессияләр" генеральный директоры Валерий Еремин кул куйдылар.

Сибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзеләСибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзелә
Сибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзелә

- Балалар ялының һәм сәламәтләндерүнең заманча, уңайлы һәм кирәкле инфраструктурасын формалаштыру - республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу инфраструктураның мөһим элементы - "Шифа" балалар сәламәтләндерү үзәге ел әйләнәсе эшләргә тиеш. Аны төзү урынында ике ел элек Сибайда без истәлек капсуласын салдык.

Проектны гамәлгә ашыру өчен дәүләт-хосусый партнерлык механизмы аша шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә карар кылынды. Бу объектка Сибай яки республикада гына түгел, ә күрше төбәкләрдә дә ихтыяҗ булачак, - диде Премьер-министр Андрей Назаров.

"Шифа" лагерен төзү проекты Башкортстан Республикасы Башлыгының Инвестиция комитеты утырышларында каралды.

Республика тарафыннан проектны кирәкле инженерлык инфраструктурасы, газ һәм су, юллар белән тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар да каралган.

Объект төзелеше бәясе - 3 миллиард сум, республика бюджетыннан капиталь грант күләме 756 миллион сум тәшкил итә. Лагерь 350 бала кабул итүгә исәпләнгән. Ул 2024 елның 1 сентябренә үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Сибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзелә
Сибайда "Шифа" балалар сәламәтләндерү лагере төзелә
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас