

Хөкүмәт ягыннан документка Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» җәмгыяте ягыннан «Социаль проектлар» юнәлешенең «Тормыш сыйфаты» дивизионы директоры Александр Пироженко һәм «Дөрес юнәлеш» медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте ягыннан оешманың генеральный директоры Антон Яремчук кул куйдылар.
— Әлеге килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елга Башкортстанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү системасын булдыру планлаштырыла. Аерым алганда, катлаулы хәлгә тарыган гражданнарга ярдәм күрсәткәндә төбәктә мультидисциплинар команда эшен координацияләү оештырылачак, мондый гражданнарга ярдәм итү маршрутларының шаблоннары билгеләнде, шулай ук бу юнәлештә иң яхшы тәҗрибәләр җыела, - диде Андрей Назаров.
Форумның пленар утырышы кысаларында Башкортстанның социаль җаваплы эш бирүчеләрен дә бүләкләү булды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кулыннан лаеклы бүләкләрне ОДК-Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко, «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы директоры Марат Нагуманов, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр җитештерү заводының генеральный директоры Раил Фәхретдинов, шулай ук «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов алдылар. Оешмалар инклюзив җәмгыять үсешенә һәм инвалидларны эшкә урнаштыру өчен заманча шартлар булдыруга керткән өлешләре өчен югары бүләкләр алды.
Пленар утырыш берьюлы берничә предприятиенең һәм оешманың милли инклюзив килешүләргә кул куюы белән тәмамланды.