+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 ноябрь 2022, 09:40

Аукционнарда бер кеше генә катнашса да, ул узган дип саналачак

"Башкортстан Республикасында дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында"гы Законга үзгәрешләр кертү кабул ителде. Яңалык шунда: аукционда катнашуга гаризаны анда бердәнбер катнашучы дип танылган бер генә кеше биргән булса, килешү аның белән дәүләт яисә муниципаль милекне сатуның башлангыч бәясе буенча төзелә.

Аукционнарда бер кеше генә катнашса да, ул узган дип саналачакАукционнарда бер кеше генә катнашса да, ул узган дип саналачак
Аукционнарда бер кеше генә катнашса да, ул узган дип саналачак
- Әлеге норматив-хокукый акт хосусыйлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен эшләнде. Бәя бәйсез бәяләүченең базар бәясе турындагы хисабы белән билгеләнә, - дип аңлатты республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Элегрәк бер генә катнашучы булганда аукцион узмаган дип таныла иде.

Шул рәвешле законлы дип танылмаган аукционнар очракларын киметергә мөмкин булачак.

Законнарда үзгәрешләр дәүләт функцияләрен башкару өчен кирәкле булмаган дәүләт мөлкәтен хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү темпларының тизләнүен тәэмин итәчәк. Шул рәвешле, милекне тотуга һәм саклауны тәэмин итүгә бүлеп бирелә торган акчалар рәвешендә төбәк бюджетына йөкләнешне киметү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, бизнеска үз ихтыяҗлары өчен кирәкле мәйданнарны һәм дәүләт милке объектларын алу җиңелрәк булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас